Татарстанда бу ай ахырында тәмамланасы республика территориясен санитар-экологик чистарту буенча ике айлык башында Идел-Кама территориаль идарәсе тарафыннан барлыгы рөхсәт ителмәгән 41 урында чүплек хасил булуы ачыкланган.
“Экология, мәдәният, белем” мәктәптән тыш эшләр үзәге базасында Яңа Савин районы укучыларының экологик конференциясе узды.
ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик куркынычсызлык буенча дәүләт инспекциясе 2008 елның 24-28 ноябрьләрендә Казан районара табигать саклау прокуратурасы соравы буенча планнан тыш чаралар уздырды. Әлеге чараларның төп максаты – «Uz-Daewoo»ның автомобиль стоянкасын эксплуатацияләгәндә экологик нормаларны бозмауны контрольдә тоту.
16-22 августта Стокгльм шәһәрендә Бөтендөнья су атналыгы кысаларында ел саен үткәрелә торган Бөтендөнья Яшьләр арасындагы су конкурсы узды.
Лениногорск шәһәрендә Татарстан Республикасында экологик куркынычсызлык, табигатькуллану һәм санитар-эпидемиологик яшәеш буенча утырыш узды.
ТР Эчке Эшләр Министрлыгы белгечләре белән җыелган материаллар буенча Татарстанда узган атнада 6 җинаять эше кузгатылган.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремле Русия Федерациясе Табигать өлкәсендәге тикшерүләр җитәкчесе Владимир Кириллов белән очрашты. “Экологик куркынычсызлыкны булдыру – дәүләт өчен глобаль максат. Әйләнә-тирә мохитнең чисталыгы кеше гомере өчен бик мөһим”, - дип очрашуда ТР Президенты билгеләп үтте.
41-нче ТР Дәүләт Советы утырышында депутатлар Татарстан Республикасы Экологик Кодексын хупладылар.
Бүген ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында А.К. Садретдинов катнашында “2008 елның ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 9 аелык эшчәнлегенә нәтиҗә” Коллегия утырышы узды.
Кичә “Казанның сәнагә предприятияләре һәм аларның һава торышына йогынтысы” дип исемләнгән брифинг узды.