Чистайда рөхсәт ителмәгән урында чүплекләр күбрәк булса да, салынган штрафлар чагыштырмача азрак

2011 елның 13 мае, җомга

Татарстанда бу ай ахырында тәмамланасы республика территориясен санитар-экологик чистарту буенча ике айлык башында Идел-Кама территориаль идарәсе тарафыннан барлыгы рөхсәт ителмәгән 41 урында чүплек хасил булуы ачыкланган.

Идарә башлыгы Рәфис Әхмәтҗанов биргән мәгълүмат буенча, шушы территориягә кергән районнардан алар Чистайда - 15, Алексеевскида - 7, Спаста - 6, Әлки белән Яңа Чишмәдә - 4әр, Аксубайда - 3 һәм Балык Бистәсендә - 2. Шулар буенча салынган штрафларның иң күбе Спас районында – 62, Яңа Чишмәдә – 49, Аксубайда – 33, ә Чистай районында нибары – 47.

Искәртеп үтәбез: РФ Административ кодексының 8.2 маддәсе буенча шәхси затларга 1 мең сум, вазифаи затларга 10 меңнән 30 мең сумга кадәр, шәхси эшкуарларга 30 меңнән 50 мең сумга һәм юридик затларга 100 меңнән 250 мең сумга кадәр штраф салу каралган. 

"Татар-информ"
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International