Бу хакта ТР Эчке Эшләр министрлыгының әйләнә-тирә мөһитне саклау өлкәсендә хокук бозу буенча көрәш алып бару штабында хәбәр иттеләр.
16 ноябрьдә Әлмәт шәһәрендә яшәүче ир-ат законсыз пошый аткан. Браконьердан 12 калибрлы “Иж-54” мылтыгы, 1 патрон һәм пошый түшкәсе алынган.
Түбән Кама шәһәрендә яшәүче ир-ат Сарман районы Сәях авылы тирәсендә законсыз 7 агач кискән өчен суд алдында җавап бирәчәк.