“2008 елның 9 ае буенча ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының эшчәнлеге нәтиҗәләре турында” Коллегия утырышы

2008 елның 17 октябре, җомга

Коллегиядә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрының урынбасары А.И.Щеповских, инвестицияләү-инновацияле эшләр буенча министр урынбасары В.А.Марьев, ТР Дәүләт Советы Экология, Табигый ресурслар һәм җиркуллану сораулары  буенча Комитет председателе Р.А. Абдуллин,  ТР Кулланучылар хакын саклау өлкәсе буенча тикшерүләр үткәрү Федераль хезмәте җитәкчесе  В.В.Морозов, ТР Урман хуҗалыгы министры З.Н.Абдуллин һәм башкалар  катнаштылар.

 

Русия Федерациясе Куркынычсызлык Советының гыйнвар утырышында экологик куркынычсызлыкны булдыру – дәүләтнең приоритетлы максаты  һәм әйләнә-тирә мохитнең сыйфаты иң югары булырга тиеш, дип билгеләп үтелде.

 

Биологик ресурсларны саклау буенча инспекторлык чаралар Татарстан, Удмуртия һәм Башкортостан республикаларының аерым территорияләрендә уздырылган.

ТР Президентының әйләнә-тирә мохитнең сыйфатын арттыру буенча эшчәнлегенә бәйле Хатының төп юнәлешләрен  тормышка ашырып, министрлык өстен суларның халәтен сәламәтләндерүгә аеруча игътибар итә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International