Әлеге очрашуда табигать куллану һәм экология буенча Русия Федерациясе Дәүләт Думасы әгъзасы Фәтих Сибагатуллин, ТР табигать куллану өлкәсендәге тикшерүләр буенча җитәкче Фәрит Хәйретдинов, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрының вазыйфаларын үтәүче Марат Магдеев, оештыру-аналитик башлыгы Русия Федерациясе Табигать өлкәсендәге тикшерүләр җитәкчесе Михаил Куржиямский, ТР беренче вице-премьеры Борис Павлов, игътисад сораулары буенча ТР Президентының дәүләт киңәшчесе Евгений Гришин катнаштылар.
“Экологик куркынычсызлыкны булдыру-дәүләтебезнең төп максаты. Әйләнә-тирә мохитнең чиста булуы кеше гомере өчен бик мөһим”, - дип ТР Президенты очрашуда билгеләп үтте.
ТР Президенты белән очрашуда иң мөһим сораулар каралды. Минтимер Шәймиев ситуацияне кулда тота белә, дәүләтнең һәм бизнесның халык алдында булган җаваплылыгын аңлый”, - дип искәртте Владимир Кириллов.
“Экологик куркынычсызлык сораулары ТР Хөкүмәте өчен приоритетлы булып санала. Үзебезнең эшебездә таянычны без Федераль Хезмәтләрдән алабыз. Шуңа да карамастан, безнең эффективлы итеп чишергә теләгән сорауларыбыз бар”, - дип хәбәр итте Борис Павлов.
Русия Федерациясе Табигать өлкәсендәге тикшерүләр җитәкчесе Владимир Кирилловның 2 көнлек Татарстанга эш буенча визит ясау программасына ОАО “КазаньОргсинтез”, Нурлат, Әлмәт, Түбән Кама районнарында сәнагә һәм табигать саклау объектларын карап чыгу керә.