Әлеге утырышта ТР экология һәм табигый байлыклар министры Ә.К. Садретдинов, министр урынбасары А.И. Щеповских, недркуллану буенча министр урынбасары Т.М.Акчурин, ТР урман хуҗалыгы министры З.Н. Абдуллин, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты табигатькуллану һәм экология бүлеге җитәкчесе Н.Н. Хабипов, Лениногорск муниципаль районы җитәкчесе И.А. Садриев катнаштылар.
Утырышта 9 муниципаль районның санитар-экологик хәлен яхшырту буенча эшләр нәтиҗәләре каралды. Бу районнарның барысы да – Көньяк-көнчыгыш һәм Ык буе территориясенә керәләр.
Җыелышның төп сораулары:
1. ТР Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Норлат, Чирмешән, Ютазы муниципаль районнарында экологик куркынычсызлык булдыру, недркуллану һәм санитар-эпидемиологик яшәеш булдыру;
2. ТР халкына экологик тәрбия бирү.