Әлеге брифингта ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгыннан әйләнә-тирә моһит буенча министр урынбасары А.И. Щеповских, үзәк территориаль идарә бүлеге мөдире Р. И. Хусаинов, ТР Эчке эшләр министрылыгының Әйләнә тирә мәхитен саклау бүлеге җитәкчесе Рамиль Фасахов катнаштылар. Брифинг барышында “Татмедиа” агенствосында журналистларның химик исләргә кагылышлы сорауларына җавап бирделәр.
Калабызның һава бассейнын бозучы предприятиялэр арасында ОАО “Нәфис Косметикс” тугызынчы урында тора. Предприятиядә, дөрестән дә, проблемалар бар. Күпләрне химик ис борчый.
Җитештерелеп килүче товарны күчергәндә, билгеле, ароматик углеводородлар бүленеп чыга.
ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының өр яңа җайланма белән контроль посты – яңа станция. Әлеге станция 2008 елның март аенда куелган.
Брифинг барышында предприятияне шәһәр территориясеннән чыгарырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.