Җәмгыять тыңлаулары

2011 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

 

     Бүген Татарстан  Республикасы экология  һәм табигый байлыклар министрлыгында “Куйбышев сусаклагычындагы Идел елгасы, Куйбышев сусаклагычына Каспий кушылган урынгача йогынты норматив документлары проектын”  булдыру  буенча җәмгыять тыңлаулары үтте.

     Төп доклад белән Идел бассейны Россия фәннәр академиясе экология  институты лаборатория мөдире Владимир Селезнев чыкты.

     Проектның төп  максаты һәм бурычы булып:

- сусаклагычтагы Идел  елгасы экосистеманың тотрыклыгын билгеләү шарты;

-су объектларының экологик системасын яхшырту, саклап калу;

- экологик системадагы негатив нәтиҗәләрне азайту;

- тотрыклылыкны булдыру, негатив йогынтыны киметү.

     Җәмгыять тыңлауларында актив катнаштылар: министрлыкның әйләнә-тирә мохитны  саклау министр урынбасары Андрей Калайда, министрлык каршындагы иҗтимагый Совет рәисе Анатолий Щеповских, Бөтенрәсәй табигатьне саклау җамгиятенең Татарстандагы бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Лядова, Татарстан Республикасы фәннәр академиясе әгъзасы Венера Латыпова, “Яшел планета” Бөтенрәсәй экологик хәрәкәте региональ бүлек җитәкчесе Гүзәл Вәлиева.

 

Министрлыкның матбугат хезмәте

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International