Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллегиясе һәм Татарстан Республикасы Ведомствоара экологик куркынычсызлыгы, табигатьне файдалану, санитар-эпидемиологик иминлек комиссиясе берләштерелгән утырышы

2011 елның 26 декабре, дүшәмбе

 

     Бүген Татарстан  Республикасы экология  һәм табигый байлыклар министрлыгында министр Артём Сидоров җитәкчелегендә  һәм Татарстан  Республикасы Ведомствоара экологик куркынычсызлыгы, табигатьне файдалану, санитар-эпидемиологик иминлек комиссиясе берләштерелгән утырышы узды.

     Утырышта Татарстан  Республикасы экология  һәм табигый байлыклар министырлыгы коллегия, Татарстан  Республикасы Ведомствоара экологик куркынычсызлыгы, табигатьне файдалану, санитар-эпидемиологик иминлек комиссиясе әгъзалары, федераль территориаль башкарма органнары, прокуратура, масса-күләм хәбәрләр вәкилләре, Татарстан  Республикасы экология  һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре катнашты.

    Утырыш видеоконференция режимында үтте, үз урыннарында Татарстан  Республикасы муниципаль районнары муниципаль  берәмлеге башлыгы урынбасарлары, Татарстан  Республикасы экология  һәм табигый байлыклар министрлыгы территориаль башлыклары катнашты.

     Утырышта түбәндәге сораулар каралды:

1. Татарстан  Республикасы  биологик тазарту корылмаларының хәле,  аларны интенсивлаштыру, төзү һәм  реконструкцияләү.

2. Татарстан  Республикасы  Президенты Р.Н. Миңнехановның йөкләмәсе, Татарстан  Республикасы экология  һәм табигый байлыклар министрлыгы 22.04.2011 ел 2-нче номерлы коллегия  дәүләт экологик контроле барышы  карарлары  нәтиҗәсенең  үтәлеше.

3. Татарстан  Республикасы Ведомствоара экологик куркынычсызлыгы, табигатьне файдалану, санитар-эпидемиологик иминлек комиссиясенең 2012 ел планын раслау.

4. Татарстан  Республикасы экология  һәм табигый байлыклар министрлыгы 2012 ел планын раслау.

5.  2011 ел  “Табигый байлыклар  һәм әйләнә-тирәдәге мохит хәле” дәүләт докладын раслау.

 

Министрлыкның матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International