Татарстан Республикасы экология Һәм табигый байлыклар министырлыгы каршындагы иҗтимагый Совет күчмә утырышы

2011 елның 28 ноябре, дүшәмбе

 

     Әлмәт шәһәре “Нефтьче”ләр культура йортында министрлыкның әйләнә-тирә мохитны  саклау буенча министр урынбасары Андрей Калайда катнашында һәм милли ООН хезмәттәшлеге (ЮНИДО) эксперты, Рәссәйнең атказанган экологы, Татарстан  Республикасы экология  һәм табигый байлыклар министырлыгы каршындагы иҗтимагый Совет рәисе Анатолий Щеповских җитәкчелегендә күчмә утырышы узды.

     Утырышта Әлмәт шәһәре муниципаль районының  әйләнә-тирәдәге мохитне саклауда, яшьләргә экологик тәрбия һәм  белем бирүдә уңай тәҗрибәсе каралды.

     Төп доклад белән Әлмәт шәһәре муниципаль районы  башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков чыгыш ясады.

     Шулай ук докладлар белән: Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә башлыгы Рамил Низамов,   “Татнефть” АҖҖ оешмасының коррозия белән көрәшү технологиясе һәм табигатьне саклау бүлеге башлыгы, “Экологик дөреслек” китаплар бастыру эше баш редакторы Равил Гәрәев, Әлмәт шәһәре районы Бөтенроссия җәмгыяте табигатьне саклау бүлеге җитәкчесе, Татарстан  Республикасы экология  Һәм табигый байлыклар министырлыгы каршындагы иҗтимагый Совет әгъзасы Илшат Бакиров чыгыш ясадылар.

     Эшче күчмә утырыш барышында иҗтимагый Совет әгъзалары “Әлмәт” нефть тапшыру һәм кабул итү пунктын, “ТМС-ТрубопроводСервис” металл-пластик торбалары җитештерү цехын, 36-нчы номерлы  балар бакчасын һәм “Тылсымлы сарай” балалар үзәген карап чыктылар.

 

Министрлыкның матбугат хезмәте

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International