Әлмәт гомумшәһәр киңәшмәсендә, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк –Көнчыгыш территориаль идарә башлыгы Рамил Низамов 2011 елда башкарган эшләре һәм киләсе ел бурычлары турында ассызыклап үтте.
2011 елда промышленность, автомобиль транспорты предприятияләрендә, әйләнә-тирә мохитка негатив йогынтыны, Әлмәт шәһәре муниципаль районы су объектларын пычратуын киметүне һәм “кыргый” ерынтыларны рекультивацияләүне әйтте.
Рамил Низамов үзенең чыгышында идарәнең 2012 ел төп бурычы белән таныштырды, алар түбәндәге:
-әйләнеп үтә торган юл төзелешен төгәлләнүен (әйләнә-тирә мохитка негатив йогынтыны саклау максатында);
-тазарту корылмаларын реконструкцияләү;
- Әлмәт шәһәре көнкүреш калдыклары полигонын киңәйтү һәм Рус Акташы авылынды аны төзү эшен тәмамлау.
Көньяк –Көнчыгыш территориаль идарә матбугаты буенча.
Министрлыкның матбугат хезмәте