Экологик тәрбия һәм белем бирү нигезендә үсеп килә торган буынга Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министырлыгы Төньяк территориаль идарәсе булышлыгында 15 декабрьдә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы МДОУ Арча шәһәре 2-нче номерлы балалар бакчасында табигый байлыкларны саклауга, Яңа елны каршылауга туры китереп “Кар бөртеген дустыңа бүләк ит” дигән чара үткәрелде.
Төньяк территориаль идарәсе, “Ашит” тыюлыгы һәм Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре туган як табигатенең әһәмияте һәм аның мөһимлеге турында сөйләделәр.
Бу чарада балалар хезмәткәрләргә үз куллары белән ясаган кар бөртекләре, ә хезмәткәрләр балаларга “Җирем минем Татарстан”, “Россия чишмәләре”, “Кызыл китап”, “Туган диңгез култыгына сәяхәт” дигән китаплар һәм диплом бүләк иттеләр.
Төньяк территориаль идарә матбугаты буенча
Министрлыкның матбугат хезмәте