Куйбышев сусаклагычындагы биологик ресурслар чөгә балыгы белән тулыланды

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

Куйбышев сусаклагычына 60 меңнән артык яшь чөгә балыгы җибәрелде.

Балыкларны йөзедереп җибәрү эше Зеленодольск районында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Росрыболовство хезмәтенең Урта Идел территориаль идарәсе хезмәткәрләре, акваторияләрдә эшчәнлек алып баручы оешма белгечләреннән торган комиссия контролендә башкарылды.

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Минерал-чимал һәм су ресурслары идарәсе башлыгы Алексей Чинарев, су объектларында балыклар популяциясен торгызу максатында, сулыкка ел саен маймычлар җибәрелүен билгеләп үтте.  2021 ел башыннан бирле Татарстан Республикасының биологик ресурсларына 530 мең данә чөгә балыгы һәм 15 меңнән артык сазан балыгы эстәп – барлыгы 11 миллион сумнан артык зыян компенсацияләнгән. Маймычлар Самара өлкәсендәге «Летеа» ААҖ үстерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International