Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә республиканың муниципаль районнарында коррупциягә каршы көрәш юнәлешендә үткәрелгән профилактик чараларга багышланган матбугат очрашуы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гаязов, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау буенча Баш дәүләт инспекторы Айрат Шиһапов, Татарстан Республикасының мәгариф һәм министры урынбасары – Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контрольлек департаменты башлыгы Рәмис Мөҗипов катнашты.
Айрат Шиһапов үзенең чыгышында беренче яртыеллыктагы экологик күзәтчелек нәтиҗәләренә йомгак ясады. Ел башыннан бирле инспекторлар тарафыннан табигатьне саклау законы бозылуның 3 меңгә якын очрагы ачыкланган, 27 миллион сумнан артык административ штраф салынган. Хокук саклау органнары белән уртак эшчәнлек барышында әйләнә-тирәлеккә зыян салу факты буенча 14 җинаять эше кузгатылган, 21 материал хокук саклау органнарына юлланган.
Баш дәүләт инспекторы Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе белән бергә алып барылган уртак эшчәнлеккә аерым тукталды. Апас һәм Теләче районнары территориясенең санитар-экологик торышын тикшергәндә җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә үтәлергә тиешле таләпләр бозылу, гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару һәм су объектларына ирекле үтеп керүне чикләү белән бәйле закон бозу очраклары ачыкланган. Законсыз чүплекләр мәсьәләсенә килгәндә, Апас районында табылган 14 чүплекнең 13е юкка чыгарылган, тагын берсе – контрольдә. Теләче районында 35 кагыйдә бозу очрагының 14е тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.
Спикер белдерүенчә, табигатьне саклау законнарын бозу очракларын тиз һәм нәтиҗәле кисәтү өчен экологлар IT-технологияләрдән дә файдалана. «Фотокапкыннар ярдәмендә әйләнә-тирәлеккә дистанцион рәвештә мониторинг ясала, видеорегистратор, квадрокоптерлар һәм «ГЛОНАСС+112» бердәм дәүләт мәгълүмат системасы да кулланыла. Чыбыксыз принтерда документлар чыгару һәм әзерләү функциясе автоматлаштырылган мобиль эш урыннары да актив файдаланыла», - дип хәбәр итте Татарстан экология министрының беренче урынбасары. Ул шулай ук экологларның төп максаты тәртип бозуны ачыклау һәм аның өчен җәза бирү булмавы, ә аны кисәтү икәнлеген дә искәртте.