Мамадыш районында экологлар зур карьерны япкан

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

Мамадыш районын мониторинглау барышында Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе хезмәткәрләре законсыз рәвештә җир асты байлыкларын  чыгару фактын ачыклаган һәм чикләгән. «Кара казучылар» балчык чыгарган  урында тоткарланган. Эшләр махсус техника кулланып алып барылган. Экологлар экскаватор йөртүчесеннән документлар соратып алган, әмма машинист инспекторларның законлы таләпләрен үтәүдән баш тарткан.

Экологлар сүзләренә караганда, әлеге кишәрлектә казу эшләре башкаручы компания алдан ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне сәнәгать җирләренә күчермәгән, шуңа бәйле рәвештә җир асты байлыкларын эшкәртүгә лицензия туктатылган булган.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән берлектә карьерны эшләү чикләрен үлчәгәннәр, җир асты байлыкларын чыгаруның гомуми мәйданы 19 мең кв.м. тәшкил итә, күләме – 98 мең куб. м. тирәсе. Әлеге хокук бозу буенча Администратиы хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 ст. 2 өлеше буенча вазыйфаи затка - 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затка 300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф салу каралган, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян да исәпләнәчәк. Материаллар Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш муниципаль районы буенча бүлегенә  тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International