Әлмәт районында экологлар 1200 квадрат метрдан артык чүплекне ачыклаган

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Экологларның кайнар линиясенә алынган хәбәр буенча, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Әлмәт районының Түбән Мактама шәһәр тибындагы поселогында законсыз урнаштырылган чүплеккә тап булган. Юл өслекләрендә уздырылган демонтаж эшләрендә барлыкка килгән калдыклар белән 1240 кв. метр чүпләнгән, аларның күләме – 36 куб.метр.

Төзелеш эшләрен башкаручы предприятиегә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. 1 өлеше буенча («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, транспорт белән күчерү, эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән, кимендә 100 мең сумлык штраф яный, шулай ук оешмага әлеге җитешсезлекне бетерергә дә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International