Азнакай районында «Автостоп» экологик операциясе узган

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Әгерҗе торак пунктындагы буаның, шулай ук Азнакай районы, Тымытык торак пунктындагы Ык елгасының су саклау зонасында уздырылган рейд барышында табигать саклау законнары бозылуның 15 артык очрагын ачыклаган.

Исегезгә төшерәбез, «Автостоп» операциясе сулыкларның пычрануын булдырмау максатында, су объектлары ярларында автомобиль туктатучыларны ачыклау буенча үткәрелә.

Рейд нәтиҗәләре буенча гаепле затларга карата административ беркетмәләр төзелгән һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.42 ст. 1 өлеше («Су объектының яр буе саклык полосасыннан, су объектының су саклау зоналарыннан хуҗалык һәм башка эшчәнлек чикләүләрен бозып файдалану») буенча штраф санкцияләре кулланылган.

Су саклау зоналары чикләрендә транспорт туктату, агынты суларны агызу, калдыклар урнаштыру һ.б. тыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International