«Экология» илкүләм проекты акчасына Лаеш районының Державино авылында буаны чистартачаклар. Эшләр башланган инде

2021 елның 18 июне, җомга

Татарстан Республикасы Лаеш районының Державино авылындагы буаны чистартуга 38 млн.сумнан артык акча тотылачак. Объекттагы эшләр «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында башланды һәм алып барыла.

Чистарту зарурлыгы буаның бик нык ләм белән каплануына бәйле рәвештә барлыкка килгән, явым-төшемнәрне туплау тизлеге төбәкнең шундый ук күл һәм буа системаларыга хас күрсәткечләрне 3,5 тапкырга арттырып җибәрә.

Бүгенге көндә су объектында гидромеханизацияләнгән ысул белән су төбеннән утырмалар чыгарыла, грунт туплау өчен махсус карталар урнаштырыла. Буа мәйданы буенча барлыгы 34 га чистарту планлаштырыла, яр буе полосасы буенча чистарту озынлыгы 7,2 км тәшкил итәчәк, эшләр 2022 елга кадәр дәвам итәчәк.

Уздырыла торган чаралар нәтиҗәсендә су объектының үткәрү мөмкинлеге артачак һәм 500 кешенең яшәү шартлары яхшырачак.

«Республиканың глобаль бурычы – Иделне генә түгел, ә барлык кечкенә елгаларны да савыктырырга кирәк. Бүген Татарстанның барлык су объектларының мәйданы аның территориясенең 6,4%ын алып тора», – дип билгеләп үтә Татарстанның экология министры Александр Шадриков.

«Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты буенча шулай ук Лаеш районында Никольское авылы янындагы Мишә елгасы кушылдыгын да чистарту эшләре башланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International