ТР Экология министрлыгы гранты кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен проект гамәлгә ашырылды

2021 елның 18 июне, җомга

Татарстан Республикасында «Рус география җәмгыяте» БҖБ төбәк бүлекчәсе коммерциясез оешмаларга субсидияләр бирүгә кагылышлы конкурс нәтиҗәләре буенча ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы бүлеп биргән акча хисабына «Табигать-безнең йорт» дигән проектны гамәлгә ашырды. Максаты – мәктәпкәчә яшьтәге балаларда кызыксынучанлыкны үстерүгә ярдәм итә торган пространстволы һәм экологик фикерләү рәвешен үстерү. РГҖ вәкилләре тарафыннан күп функцияле ширмаларны, карточкаларны, балалар өчен микроскопларны, халатлар һәм бүрекләрне, шулай ук чыгым материалларын үз эченә алган җиһазлау комплектлары эшләнгән. Алар ярдәмендә балалар туган якның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын өйрәнә, чүп-чарны аерым җыюның мөһимлеген һәм кирәклеген аңлый алачак. Махсус җайланмалар тәрбиячеләргә табигать һәм экологиянең төп законнарын ачык итеп аңлатырга мөмкинлек бирәчәк.

Әйтик, Шәпшенең «Аленушка» балалар бакчасы һәм Бишнә гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы балалар бакчасы үз комплектларын алган инде. РГҖ хезмәткәрләре тарафыннан балалар бакчалары хезмәткәрләре өчен ширма белән эшләү буенча инструктаж үткәрелгән, шулай ук балалар өчен белем бирү уены үткәрелгән.

Июнь ахырына кадәр Теләче, Спас, Алексеевск, Питрәч һәм Арча районнарындагы балалар бакчалары да үз экземплярларын алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International