«Эковесна-2021» республика конкурсының район этапларында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2021 елның 11 июне, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль идарәләре белгечләре, муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән берлектә, «Эковесна-2021» республика конкурсының район этабында җиңүчеләрне бүләкләде. Ел саен үткәрелә торган акция санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан халкын табигать саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максаты белән үткәрелә. Быел конкурс 1 апрельдән 31 майга кадәр үткәрелде. Исегезгә төшерәбез, абсолют җиңүчеләрне бүләкләү 5 июньдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә узды.

Район конкурсы нәтиҗәләре буенча һәр муниципалитетта иң яхшы мәктәпләр, балалар бакчалары, гаиләләр, предприятиеләр һәм ишегаллары сайлап алынды.  Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Республика халкына актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерәбез һәм үткәрелә торган табигать саклау чараларына кушылырга чакырабыз.

Тэги: Competition
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International