Тәтеш шәһәрендә экологлар 30 тонна стеклопакет ачыклаган

2021 елның 8 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Тәтеш районы территориясен вертолет ярдәмендә тикшергән вакытта җитештерү һәм куллану калдыкларын туфракка ташлау очрагына тап булганнар. Тикшерү барышында ачыкланганча, юридик зат үзенең предприятиесе  территориясендә пыяла ватыкларын җыеп барган. «Әлеге калдыклар хәтәрлекнең V классына карый», – дип билгеләп үтте экологлар. Санкцияләнмәгән чүплекләрнең мәйданы – 97 кв.м., күләме – 12 куб.м.

Әлеге факт буенча гаепле зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. 1 өлеше («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, транспорт белән күчерү, эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») буенча административ җаваплылыкка тартылган, шулай ук 100 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән. Хәзерге вакытта территория тиешле санитар хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International