Түләнмәгән әҗәт – илдән чыкмау бәласе. Әлмәт кешесенең чит илгә чыгуына суд каршы төште

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Табигать каршысында булган әҗәтләре Әлмәт кешесе өчен чит илгә чыгуда киртә булды. 2017 елның май аенда әлеге гражданин табигать саклау законнарын биш мәртәбә бозган. Төзелеш калдыкларын Лениногорск территориясенә һәм Камышлы елгасының су саклау зонасына ташлаганы өчен, шул ук елгага җыентык суларны агызганы өчен, су объектына ирекле үтеп керү мөмкинлеген чикләгәне һәм автоном чистарту корылмалары белән явым-төшем суларын агызу җайланмасы булмаган өчен аны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары түбәндәге статьялар буенча җаваплылыкка тарткан:

- РФ КоАП 8.2 ст. буенча ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү"),

- РФ КоАП 8.12.1 ст. буенча ("Уртак файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына гражданнарның ирекле рәвештә үтеп керүен тәэмин итү шартларын үтәмәү").

- РФ КоАП 8.13 ст. 1 өлеше буенча ("Су объектларының су алу урыннарында су саклау режимын күрсәтелгән объектларның пычрануына яки башка төрле зарарлы күренешләргә китереп чыгарырлык итеп бозу"),

- РФ КоАП 8.42 ст. 1 өл. буенча ("Су объектының яр буе яклагыч полосасыннан, су объектының су саклау зонасыннан хуҗалык һәм башка төр эшчәнлек чикләмәләрен бозып файдалану"),

- РФ КоАП 8.45 ст. 1 өлеше буенча ("Су законнарына һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге законнарга туры китереп, мондый таләпләр законда билгеләнгән очракларда, су саклау зоналары чикләрендә урнашкан хуҗалык һәм башка төр объектларны су объектларын пычранудан, чүпләнүдән, ләмләнүдән һәм саегудан саклауны тәэмин итә торган корылмалар белән җиһазлау таләпләрен үтәмәү").

Әлеге факт буенча инспекторлар хокук бозучыга карата гомуми 99 мең сумлык штраф рәвешендә карар чыгарган. Гражданин әлеге сумманы билгеләнгән чорында түләмәгән, нәтиҗәдә экологлар Әлмәт шәһәре судына мөрәҗәгать иткән, ул Россиядән чыгуны чикләү турында карар чыгарган.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International