Экологлар «Татнефть» ГАҖнең Баулы участогында зарарлы чыгармаларны чистарту өлкәсендә заманча технологияләр белән таныштылар

2017 елның 10 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре «Татнефть» ГАҖ «Татнефтегазопереработка». идарәсенең Баулы күкертчистарту участогындагы сәнәгать җайланмасының эше белән таныштылар. Комплекслы автомат линиясе биредә 2011 елда эшләтеп җибәрелгән иде. Җайланма эшендә файдаланыла торган сероводродны турыдын-туры каталитик окисьләштерү процессы күкертне аерып алырга мөмкинлек бирә һәм газларны өстәмә чистарту таләп ителми. Җайланманы эксплуатациягә керткән вакыттан башлап, предприятиедә 6,5 миллион м3 күбрәк газ эшкәртелгән, 3500 тонна сероводород алынган, атмосферага 7000 тонна күкерт диоксиды һәм күкерт кислотасы ташланмалары чыгару булдырылмый калды. «Иярчен газны күкерттән чистарту – иярчен нефть газын файдалы утильләштерүнең бер юнәлеше. Бу предприятиедә кулланыла торган җайланмалар иярчен газны күкерттән нәтиҗәле чистарту һәм аны җитештерүгә җибәрү мөмкинлеге бирә», - диде ТР экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстанның Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International