Килешүдә бер нәрсә, ә фактта – башка. Экологлар Криуша елгасын рейдер алуын булдырмый калды

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Татарстанда яшәүче берәү Алабуга районындагы Криуша елгасы акваториясеннән файдалануга договор төзи. Документ нигезендә ул ишкәкле көймәләр, гидроцикллар прокаты һәм кече үлчәмле суднолар тоту өчен урын оештырырга ниятли. Әмма рейд вакытында экологлар тегесен дә, монысын да күрмәде: причал, пирс, йөзмә понтоннар юк, акваториянең бүлеп бирелгән участогы калкавычлар белән билгеләмәгән. Шул ук вакытта гражданин РФ Су кодексының 19 маддәсен бозган – акваториянең әлеге участогы белән файдалану хокукын башка затларга биргән. Алары, үз чиратында, яр буенда гомумтаралган файдалы казылмалар бушату һәм складка салуны гамәлгә ашыра, моның белән табигатькә зыян китерә. Участокта өске сулар сыйфатына гидрохимик күзәтүләр үткәрелми, бу шулай ук договор шартларын бозу булып тора. Закон бозучы РФ Административ хокук бозулар кодексының 7.6. маддәсе буенча җавапка тартылды – “Су объектын рөхсәтсез биләп алу яки аннан билгеләнгән шартларны бозып файдалану”.

Татарстан Югары суды Криуша елгасында табигатьтән намуссыз файдаланучы белән договорны гамәлдән чыгаруның хокуклылыгы турында карар чыгарды.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International