ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Экология министрлыгының Үзәк идарәсе инспекторлары Идел буе федераль округы буенча транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең төбәкара идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә «Малиновка» дәүләт авто инспекциясе постына чыктылар.

Ел саен үткәрелә торган «Экояз» республика конкурсы 1 апрельдә старт алды. Конкурс вакытында Экология министрлыгына татарстанлылардан 1202 гариза килгән. Конкурс 8 атна дәвам итә һәм тематик марафон форматында уза.


11
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Бүген В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖдә  Халыкара әйләнә-тирә мохитне саклау көненә багышланган чара узды. Анда экология министры урынбасары Егор Тарнавский катнашты.

Бүген Су ресурслары федераль агентлыгында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимын җайга салу буенча ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

Бу хакта Казанда узган брифингта ТР экология һәм табигать  ресурслары министрының беренче урынбасары – ТР әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Илнур Гобәйдуллин хәбәр итте.

Икеайлык барышында Татарстан территориясе җирдән, судан һәм һавадан тикшерелде. Инспекторлар рөхсәтсез чүплекләр генә түгел, ә башка хокук бозуларны да тапкан. Аерым алганда, су объектларының пычрануы.

Экология министрлыгы инде 30 ел дәвамында экологик белем бирү белән шөгыльләнә, ел саен йөзләгән экодәресләр, конкурслар һәм башка чаралар уза. Экология министры бүген ведомство эшендә иң җитди роль уйнаган экологик агарту турында сөйләде.

Илкүләм рейтинг агентлыгы тарафыннан Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрелгән 2022 елгы төбәкләрнең ESG-ренкингы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы 2 урынны алды, шул ук вакытта критерийларның экологик блогында – 1 урынны. Бу хакта бүген журналистларга экология министры Александр Шадриков искә төшерде.

Сәламәтлек сыйфатын күтәрү һәм экологик хәлне яхшырту – 2019 елдан бирле Владимир Владимирович Путин кушуы буенча илдә гамәлгә ашырыла торган «Экология» илкүләм проектының төп максатлары. Бүген ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Министрлар Кабинетында чыгыш ясады. 

Россия Федерациясе Хөкүмәте дәүләт экологик экспертизасын үткәрү турында яңа нигезләмә раслады. Әлеге нигезләмә федераль закон нормаларын (25.12.2023 ел, 673-ФЗ номерлы федераль закон һәм 25.12.2023 елның 681-ФЗ номерлы федераль закон) гамәлгә ашыру максатларында эшләнде, алар белән дәүләти экологик экспертиза үткәрү тәртибенә җитди үзгәрешләр кертелде.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков «Иделне савыктыру» һәм «Уникаль су объектларын саклау» проектларын алыштырачак яңа федераль проект турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International