Кама буе идарәсе инспекторлары гадәттәгечә ветераннар янына килеп, күпьеллык хезмәтләре, табигатьне саклау өлкәсендәге тәҗрибәләре һәм профессионализмнары өчен рәхмәт белдерделәр.
Экологлар Министрлыкның Чаллыдагы Кама буе идарәсендә хезмәт куйган 15 өлкән буын вәкилен Игелек һәм хөрмәт көне белән котладылар. Аларның күбесе 25 елга якын табигатьне саклау эшендә эшләгән.
«Үзегез уртаклашкан тәҗрибәгез, эшкә һәм һөнәргә тугрылыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Чын күңелдән ныклы сәламәтлек һәм иминлек телибез!» – дип котлады ветераннарны экологлар.
Исегезгә төшерәбез, 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Россиядә гадәттәгечә «көмеш яшьтәге» кешеләрне, барлык остазларны, өлкән хезмәттәшләрне, шулай ук әби-бабайларны хөрмәтлиләр. Министрлыкның территориаль идарәләре инспекторлары ел саен ветераннарны Игелек һәм хөрмәт көне белән котлыйлар.