Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең Аналитик үзәге экспертлары, Су ресурслары федераль агентлыгы белән берлектә, россиялеләрнең су ресурслары темасына сораштыруына нәтиҗә ясаган. Респондентлар җавапларына караганда, һава сыйфаты һәм калдыклар белән беррәттән, су темасы топ-3 иң актуаль экологик сораулар исемлегенә керә. Сулыкларның торышы мәсьәләләре популярлыгы буенча урманнарның ярлылану проблемасын узып китә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан-Идел буе федераль округының иң күп сулы төбәкләренең берсе. Бездә 36 меңнән артык су объекты бар – бу безнең төп байлыгыбыз, һәр икенче татарстанлы өчен су белән тәэмин итү чыганагы. Су – икътисадның барлык тармаклары өчен дә мөһим ресурс – энергия белән тәэмин итү, суднолар йөрү, балык тоту һәм башкалар.
«Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында Татарстанда 13 чистарту корылмасы төзелде һәм реконструкцияләнде, алар арасында Казанның иң эре биологик чистарту корылмалары да бар.
«Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты буенча 2021 елдан 4 су объекты чистартылган.
Россия Фәннәр академиясенең әйдәп баручы институтлары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Рус география җәмгыяте белән тыгыз партнерлыкта Казансу елгасы мисалында фәнни-тикшеренү эшләре үткәрелде. 2023 елдан Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге «Ирекле агым» проекты кысаларында Казансу елгасындагы өемнәрне чистарту эшләрен алып бара. Татарстан Рәисе ярдәме белән проект 2025 елда да дәвам итте. Өч ел эчендә барлыгы 69 өем чистартылган, 32 км елга үткән, судан 5000 кубометр агач күтәрелгән.
«Экологик иминлек» яңа илкүләм проектының «Россия суы» федераль проекты кысаларында быел Чаллы шәһәрендә Мәләкәс елгасының 3,1 км озынлыктагы 2 нче участогын чистарту эшләре башланды.
2028 елдан Казан өчен әһәмиятле тагын бер елганы – 27,9 км озынлыктагы Ноксаны тулы масштаблы экотернәкләндерү планлаштырыла.
Менә инде дүрт ел рәттән Татарстан, халык ярдәме белән, сулык ярларын чистарту буенча «Россия суы» акциясенең абсолют рекордсмены булып тора.
«Бу эшләрнең нәтиҗәсе соңгы биш елда (2019 елдан башлап) су объектларында ачыклана торган арттырулар санының 1,3 тапкырга кимүе булды, моны безнең Куйбышев сусаклагычының фәнни мониторингы дәлилли. Менә өч ел инде без сусаклагычны «Фламинго» фәнни-тикшеренү судносы ярдәмендә тикшерәбез. 2023-2025 елларда 8 экспедиция маршрутларының озынлыгы 1,5 мең км тәшкил итте, алар барышында автоматик өзлексез режимда 16 күрсәткеч буенча 4 млн. якын үлчәү башкарылган», – дип билгеләде экология министры урынбасары Ольга Манидичева.
«Без халыкны су белән тәэмин итү һәм икътисад, су объектларын савыктыру һәм халыкны су басулардан саклау мәсьәләләре белән актив шөгыльләнеп кенә калмыйбыз, ә бәлки халыкны экологик агартуга да зур өлеш кертәбез. Сораштыру нәтиҗәләренә нигезләнеп, теге яки бу дәрәҗәдә россиялеләрнең 84% су ресурслары торышы турында хәбәрдар булуы, һәм бары тик 11% гына безнең көн тәртибенә тирән чумган булуы турында беләбез. Россиядә яшәүчеләр арасында су ресурсларының торышы турындагы мәгълүматка ихтыяҗ зур булуын да күрәбез. Әлеге тикшеренү безнең дөрес юнәлештә баруыбызны раслый», – дип билгеләде Росводресурсы җитәкчесе Дмитрий Кириллов.
Белешмә: Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына караганда, онлайн-сораштыруда 18 яшьтән өлкәнрәк 1626 россияле катнашкан. Интернет-сораштыру «ВЦИОМ-Онлайн» ихтималлык панеле базасында рәсмиләштерелгән анкета буенча үткәрелде.