«Ак барс» биологик төрлелекне саклау фәнни-тикшеренү үзәге» коммерциягә карамаган автоном оешмасы «Ак барс» рәсемнәр, кул эшләре һәм постерлар иҗади конкурсы башлануы турында игълан итә. Чара Халыкара барс көненә багышланган һәм үсеп килүче буынны экологик агартуга юнәлдерелгән.
Конкурсны уздыру ак барс популяциясен саклау һәм торгызу буенча комплекслы эшнең бер өлеше булып тора, ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча һәм "Экологик иминлек" илкүләм проектына ярдәм йөзеннән Татарстан Республикасы Экология министрлыгы тарафыннан алып барыла. 2022 елда Ак барсның өйрәнү өчен өстенлекле төре белән биологик төрлелекне саклау буенча фәнни үзәк булдыру бу эштә мөһим адым булды. Алтай Республикасында үзәк төзелеше 2024 елда тәмамланган, һәм 2025 ел башында аңа беренче ирбислар кайтарылган.
Бу эшнең актуальлеген 2025 елның мартында Казанда узган «Дөньяда ак барсны өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» күләмле халыкара марафоны раслады. Анда 12 илдән экспертлар катнашты.
«Биотөрлелекне саклау – һәркемгә аңлаешлы һәм якын тема, без барыбыз да – табигатьнең бер өлеше. Балалар иҗаты конкурсы кебек проектлар яшьтән үк әйләнә-тирә дөньяга сакчыл мөнәсәбәт формалаштыра», – дип билгеләп үтәләр Татарстан Республикасы Экология министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Конкурс шартлары:
Конкурста җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә. Төп бүләк — Алтай Республикасындагы «Ак барс» фәнни үзәгенә эксклюзив экскурсия, анда сирәк очрый торган хайваннарны күрергә һәм галимнәрнең эше турында белергә мөмкин булачак.
Катнашу өчен белешмәләр:
Гаризаларны һәм эшләрне электрон почта аша җибәрергә мөмкин: snowbars.center@mail.ru яки Vyacheslav.Dolgov@tatar.ru, ә эшләрнең оригиналын түбәндәге адрес буенча китерергә: Казан шәһәре, Павлюхин урамы,75. Өстәмә мәгълүматны 8(937)287-54-72 телефоны буенча алырга мөмкин.
Конкурс турында тулырак нигезләмә сылтама аша бирелгән.