Экология министрлыгының атмосфера һавасының чисталыгын контрольдә тотуның 17 станциясе мәгълүматлары карау өчен яңадан ачык

2024 елның 1 ноябре, җомга

“ТР Экология картасы” системасында куркынычсызлык таләпләре кысаларында үткәрелә торган техник эшләр тәмамланды. Станцияләрдән мәгълүматлар яңадан реаль вакыт режимында алып барыла. Халыкка уңайлы булсын өчен сайтта урнаштырылган куар-код буенча АСКЗА мәгълүматлары бүлегенә күчәргә мөмкин.

Өстәмә хәбәр итәбез, октябрьдә Казанда һәм Зеленодольск микрорайонында биш АСКЗА аша 113 меңнән артык үлчәм башкарылган. Бер ай эчендә "Салават Купере" ТК һәм Осиново авылы станцияләрендә сероводород буенча рөхсәт ителә торган иң чик концентрацияләрне арттыруның 5 очрагы теркәлгән.

Ел башыннан бирле 17 АСКЗА тарафыннан Татарстанда барлыгы 3,5 млн. артык үлчәм башкарылган, шуларның 1,1 миллионы - Казанда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International