Нурлат мәдәният сараенда Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Экология министры Александр Шадриков ветераннарны бәйрәм белән котлады, аларның район үсешенә керткән зур өлешләрен билгеләп үтте.
Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары хайваннарны яклау көненә багышланган тематик дәрес үткәрделәр. Кече туганнарыбызны кайгыртуның мөһимлеге турында Буа районы Кайбыч мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән сөйләштеләр.
Ел башыннан Татарстанда атмосфера һавасын пычратуны контрольдә тотуның автоматик станцияләре тарафыннан 3,24 млн. артык үлчәү башкарылган. Шуның 1 миллионнан артыгы – Казанда.
«БумБатл» Бөтенроссия акциясе кысаларында Казан шәһәренең 184 нче гимназиясе укучылары экологик җаваплылыкның чын үрнәген күрсәттеләр. Алар 3470 кг кәгазь җыеп, аны эшкәртүгә җибәргәннәр. Һәм бу әле башы гына! 15 ноябрьгә кадәр һәркемнең табигать турында кайгырту мөмкинлеге бар.
Экология министрлыгына Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе аша халыктан Чистай читендәге карьерга калдыклар ташлау турында мөрәҗәгать керде.
Ел саен октябрь аенда дөньяның дистәләгән илләрендә Хайваннарны яклау көнен билгеләп үтәләр. Бу вакыйганың йөз елга якын тарихы бар. Ул юкка чыга торган хайван төрләренә генә түгел, йорт хайваннарына да багышланган.
«Экологик иминлек» яңа илкүләм проекты киләсе елдан старт ала. Татарстанда экологияне яклауга юнәлдерелгән чаралар үткәргәндә экологик агартуга аерым игътибар бирелә. Бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский төбәктә уздырыла торган экологик агарту проектлары һәм конкурслары турында сөйләде.
Экологлар тарафыннан дәүләт бюджетына 85 мең сум түләттерелде. «Алексагро» директоры табигатьне саклау законнары нормаларын үтәмәгән өчен административ штрафларны түләде.
«Халык контроле» системасы аша Экология министрлыгына Буа районының Югары Наратбаш авылы читендә көнкүреш калдыкларын рөхсәтсез җыю турында мөрәҗәгать килде.
Республика югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары арасында экология өлкәсендә фәнни-гамәли эшләр конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Дедлайн – 2024 елның 31 октябре.