Рухи сөйләшүләр һәм җылы хатирәләр атмосферасы. Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсендә узган тармак ветераннары белән очрашуны нәкъ менә шулай характерларга мөмкин. Өлкәннәр көненә багышланган ункөнлек кысаларында идарә коллективы чәй өстәле оештырды һәм өлкән хезмәттәшләренә бүләкләр тапшырды.
ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре балаларның тере табигать турындагы белемнәрен киңәйтүне дәвам итәләр. 12 октябрь - Бөтендөнья күчмә кошлар көне алдыннан Ташкичү балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең иң кечкенәләре белән тематик экология дәресе үткәрелде.
17 ноябрьгә кадәр барыгызны да «Экоселфи - файдалы селфи - 2024» экологик фотоконкурсында катнашырга чакырабыз. Өмәләрдә җыештыруыгызны, хайваннарга ярдәм итүегезне, агачлар утыртуыгызны һәм экологик гадәтләрегезне саклавыгызны күрсәтегез.
Экология министрлыгы адресына халыктан Казанның Шоссейная урамындагы 5Б йорт янындагы контейнер мәйданчыгын чүпләү турында мөрәҗәгать килде.
Казан инновацион университетының Чистай филиалындагы «Движение сердца» командасы туган шәһәр экологиясенә үзеннән килгәнчә өлеш кертүен дәвам итә.
Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә гражданнардан 7856 мөрәҗәгать кергән. Узган атнада гына да экологларга 500дән артык хәбәр җибәрелгән.
Азнакай мәйданы территориясен 500 дән артык нарат үсентесе бизәде. Биредә «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән урман утырту буенча табигатьне саклау акциясе узды.
Бүген Спортның ишү төрләре үзәгендә ТР Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышлар узды.
Бүген бөтен республика буенча «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе узды.
Экология министрлыгы хезмәткәрләре дә актив катнашты.
Укытучылар дәресләрне алып бару һәм белемнәрне тапшыру белән генә чикләнмиләр, алар мәктәп елларында безне һәрвакыт илһамландырдылар һәм ярдәм иттеләр.