Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 309 мөрәҗәгать кергән, шуларның 144е хәл ителгән.
Табигатькә сакчыл караш – планетабыз киләчәгенең нигезе, һәм аны кечкенәдән үк сеңдерергә кирәк. Татарстан Республикасы Арча районы Кушлавыч мәктәбендә бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә.
«Утильләштерү мәктәпләре: электроника» программасы кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә электрон һәм электр җиһазлары калдыкларын җыю һәм чыгару оештырылачак. 13-14 февраль көннәрендә иске техниканы Бөгелмә, Лениногорск, Чирмешән һәм Баулы районнарында кабул итәчәкләр. 27 һәм 28 февральдә – Казанда, Әтнә, Арча, Балтач һәм Саба районнарында.
Экология министрлыгына МХО сугышчыларыннан кире элемтә килде. Шушы көннәрдә Северодонецкига ведомство хезмәткәрләре җыйган гуманитар ярдәм китерелде.
Кукмараның «Ромашка» 10 нчы балалар бакчасында балаларда экологик культура формалаштыру мәсьәләләренә багышланган семинар узды. Чарада Татарстан һәм Нократ Аланы педагоглары катнашты.
Эчәр су чыганакларын санитар саклау зоналарын билгеләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү кысаларында Министрлыкка күрсәтү өчен кирәкле документларны әзерләгәндә түбәндәге үзгәрешне исәпкә алырга кирәк.
Экология министрлыгында Фәнни-техник советның җир асты байлыкларыннан файдалану секциясе утырышы узды. Утырышта халыкны чиста эчәр су белән тәэмин итүгә һәм җир асты суларының торышын мониторинглауга кагылышлы ике мөһим мәсьәлә каралды. Эшләр «Әйләнә-тирә мохитне саклау, табигать ресурсларын торгызу һәм файдалану» дәүләт программасы кысаларында «ТР Геоүзәге» ДБУ тарафыннан башкарылды.
2025 елның 11 февраленнән 10 мартына кадәр Идел-Кама сусаклагычлары каскады гидроузелларының эш режимы расланды.
Бүген Зеленодольск районының 5 нче гимназиясендә «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабында «Әйләнә-тирә мохитне саклау – Юниорлар» компетенциясе буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды
В.П.Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллиятендә «Әйләнә-тирә мохитне саклау» һәм «ЭОГ-проектларны (ESG-проектларны) оештыру һәм алар белән идарә итү» юнәлешләре буенча һөнәри осталыкның республика олимпиадасы узды.