Ел башыннан атмосфера һавасын пычратуны контрольдә тотуның 17 автоматик станциясе тарафыннан 1,164 меңнән артык үлчәү башкарылган. Казан шәһәрендә урнашкан биш станция 413 меңнән артык үлчәү башкарган.
Апрель аенда республикада рөхсәт ителгән концентрацияләрнең 24 артуы теркәлгән: 20се – күкерт водороды буенча һәм 4се – күкерт диоксиды буенча.
Әйтик, станция Казанның төньяк өлешендә күкерт водороды буенча максималь тапкырлыгы 2,06 ПДК булган рөхсәт ителгән концентрациядән 18 арту очрагын теркәгән. Түбән Кама шәһәрендә күкерт водороды буенча максималь тапкырлыгы 4,71 ПДК булган 2 һәм күкерт диоксиды буенча максималь тапкырлыгы 1,96 ПДК булган 4 арту очрагы теркәлгән.
Экология министрлыгы инспекторлары тарафыннан артыклыкларны теркәү фактлары буенча урыннарга чыгу һәм халыктан кергән мөрәҗәгатьләрне теркәү эше башкарылды. Күчмә экология лабораториясе ярдәмендә атмосфера һавасыннан пробалар алынды. Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча Казан шәһәрендә күкерт водородының артуы теркәлде. Түбән Кама шәһәрендә артыклык очраклары ачыкланмады.
Чыганакларның күкерт водороды һәм күкерт диоксидының формалашкан концентрацияләренә керткән өлешен билгеләү өчен, Казан һәм Түбән Кама шәһәрләрендә чыганаклардан матдәләр чыгару параметрларының җыелма мәгълүмат базасы ярдәмендә матдәләрне чыгару чыганакларының регламент режимында эшләве вакытында таралу исәп-хисапларын үткәрү оештырылды. Исәпләүләр нәтиҗәләре күрсәткәнчә, теркәлгән метеорологик шартларда пычраткыч матдәләр концентрациясенә иң зур өлешне дәүләт федераль экологик контроле (күзәтчелеге) узарга тиешле предприятиеләр чыганаклары кертә. Моны исәпкә алып, мәгълүмат Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара федераль идарәсенә һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә җибәрелде.
Калган станцияләрдә пычраткыч матдәләрнең ПДК артуы агымдагы айда теркәлмәгән.
Игътибар итегез, март ае өчен станцияләрдән алынган үлчәүләр метеопараметрлар үлчәүләрен исәпкә алып бирелде.
Бер үк вакытта, экологик-аналитик җиһазларны диагностикалау һәм ремонтлау сәбәпле, Татарстан Республикасының Экологик картасында үлчәүләрнең күрсәткечләре булмаска мөмкин, дип хәбәр итәбез.