Экологик кабул итү бүлмәсенә татарстанлылардан ике меңгә якын мөрәҗәгать килгән

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 1902 мөрәҗәгать килгән, шуларның 1130ы инде хәл ителгән.

Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 783 хәбәр килгән, 671 мөрәҗәгать «Мәктәп экопатруле» кушымтасына кабул ителгән. «Халык контроле» системасында 411 мөрәҗәгать теркәлгән һәм 37 – «ПОС» кире элемтә платформасында.

Иң популяр категория булып калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру мәсьәләсе кала – бу 1049 хәбәр (шуларның 671 «Мәктәп экопатруле» кушымтасы аша кергән). Халык атмосфера һавасының сыйфатына карата – 271, суның сыйфатына карата – 208 һәм башка мәсьәләләр буенча 374 тапкыр шикаять белән мөрәҗәгать иткән.

Исегезгә төшерәбез, санитар-экологик икеайлык чорында табигатьне саклау кагыйдәләрен бозуларны ачыклауда халык үзе ярдәм итә. Мөрәҗәгатьләрне Татарстан Экология министрлыгының интернет-кабул итү бүлмәсендә : https://eco.tatarstan.ru/priem.htm яки «Халык контроле» системасында: https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov калдырырга мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International