Ике суд инстанциясе экологлар позициясен хуплады һәм хокук бозучыны 890 мең сум түләргә мәҗбүр итте

2025 елның 29 апреле, сишәмбе

Әлмәт шәһәр суды һәм ТР Югары суды физик затны калдыкларны рөхсәтсез җыюны бетерергә һәм туфракка китерелгән зыянны түләргә мәҗбүр итте.

2024 елда ук  Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Әлмәтне мониторинглау барышында Р.Фәхретдин урамында чүплек таптылар. Төзелеш калдыкларын туплауның гомуми мәйданы 1120 кв.м тәшкил итә.

Дәүләт реестрыннан өземтә нигезендә җир кишәрлекләренең милекчесе – физик зат. Инспекторлар туфракка китерелгән зыянны исәпләп чыгардылар. Ул 890 мең сум тәшкил итте. Ирекле рәвештә зыян кайтарылмады, хокук бозу бетерелмәде.

Министрлык Әлмәт судына дәгъва белән мөрәҗәгать итте. Суд экологларның таләпләрен хуплады һәм физик затны чүплекне бетерергә һәм зыянны түләргә мәҗбүр итте. Әмма хокук бозучы кабул ителгән карар белән килешмәде, апелляция шикаятен бирде. Эш Татарстан Республикасы Югары суды тарафыннан каралды, ул шулай ук Министрлык позициясен хуплады һәм шикаятьне канәгатьләндермичә калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International