26 майда Кар барсы көне билгеләп үтелә. Экологик бәйрәм кешеләрнең игътибарын ирбис популяциясе кимү проблемаларына җәлеп итү максаты белән 2010 елда Алтайда барлыкка килә. Россиянең таулы массивларында яшәүче мәчеләр семьялыгыннан булган бу эре ерткыч имезүчеләрнең саны бүгенге көндә 200 чамасы. Кар барсы Россия Федерациясенең Кызыл китабына һәм Халыкара табигать саклау берлегенең Кызыл китабына кертелгән. Югалып баруның төп сәбәбе булып хайваннарның браконьерлар тарафыннан юк ителүе тора, аларны гадәти булмаган төстәге мех җәлеп итә.
Яшь миләшләр, алмагачлар, чия, груша, сирень, карлыган һәм крыжовниклар республиканың йөз балалар бакчасы һәм мәктәбенең территорияләрен бизәячәк. Республика балалар бакчалары һәм мәктәпләре арасында “100 яшел почмак” конкурсы Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан Экология һәм җәмәгать урыннары елы һәм #ЭКОяз2017 акциясе кысаларында игълан ителгән иде. Үз территорияләрен яшелләндерергә теләүчеләр, үткәрелә торган экологик-мәгърифәти эшне тасвирлап, ирекле формада заявка җибәрергә тиеш иде. 100 иң актив балалар бакчасы һәм мәктәп бүген үз участокларын булдыру өчен утырту материалы алдылар.
Дебатлар уйлашуларга һәм фикер алышуларга күчте. Лидер нинди булырга тиеш, кешенең экологик культурасы һәм санкциясез чүплекләр барлыкка килү проблемасы. Фикерләр һәм идеяләр белән бүген Казанда, “Сәләт” йортында эшлекле иртәнге аш вакытында уртаклаштылар. Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев III Республикакүләм татар телендәге «Безнең фикер» дебатлар лигасының финалистлары белән очрашты.
Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә “Туган як экологиясе” республика конкурсын башлап җибәрделәр.
Суга лаборатор анализ, һава хәлен өйрәнү, экологларның профессионал приборлары. Әлмәтнең “Татарстан нефтенең 70-еллыгы” исемендәге 25нче мәктәбе укучылар үз белемнәрен шундый һәм башка мәгълүматлар белән тулыландырды. Балалар өчен белем бирү чарасын Татарстан Республиксы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре үткәрде.
Гражданлык җәмгыятен үстерү буенча президент грантлары фонд-операторы коммерциячел булмаган хөкүмәтнеке булмаган оешмалар арасында Россия Президенты гранты алу өчен конкурслар игълан итте. Конкурста түбәндәге юнәлешләрдә эшчәнлек алып баручы оешмалар катнаша ала:
Экологлар Казансу елгасы акваториясе буенча рейдка чыктылар. Күз алдында – яр буе линияләрендәге законсыз каралтылар һәм чистартылмаган агынтыларны агызып чыгару. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының аналитик контроль буенча махсуслаштырылган үзәк инспекциясе белгечләре табигый суның пробаларын алды. Экспресс-анализлар күрсәтүе буенча, эретелгән кислородның күләме - нормада. Экологик күзәтчелек буенча дәүләт инспекциясе башлыгы Алмаз Закиров гомуми файдаланылыштагы территорияләрдән законсыз объектларны сүтү турында экологларның күрсәтмәләре ничек үтәлүен тикшерде.
Җәмгыятьнең игътибарын экологик өлкәдә булган проблемалы мәсьәләләргә җәлеп итү һәм илнең экологик иминлеге торышын яхшырту максатларында 2017 ел Россия Федерациясендә Экология елы дип игълан ителде, аның кысаларында сапсан лачыны популяциясен торгызу буенча чаралар планлаштырыла. Биокүптөрлелекне саклау һәм торгызу зарурлыгы мәсьәләсе Россия өчен генә түгел, ә бөтен дөньяда актуаль булып тора. Планетада кошларның кайбер төрләренең саны шулкадәр кимегән, аларга бөтенләй юкка чыгу куркынычы яный.
Кар барслары популяциясен торгызу мөһим һәм кирәк. Бу турыда бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017» IX Халыкара икътисадый саммит кысаларында хайваннарның сирәк очрый торган төрләрен саклау буенча уртак табигать саклау проектларын тормышка ашыру өчен перспективалы халыкара мәйданчыкта сөйләделәр. Генетик күптөрлелекнең кимүе, хайваннарда иммунитетның түбәнәюе, йогышлы һәм паразитлар тарафыннан таратыла торган авыруларга тиз бирешүчәнлек, хайваннарның үрчүгә сәләтенең кимүе.
Макулатура җыярга һәм акчаны иганәчелеккә җибәрергә. Шундый фикерләр белән Казанның 18нче мәктәбе укучылары #ЭКОяз2017 кысаларында табигать саклау акциясе үткәрделәр. Укучылар ата-аналары белән бергәләп 27 622 килограмм кәгазь җыйды, ә макулатура җыюдан кергән акчаны Казан зооботбакчасына яңа туган болан балаларын карауга җибәрделәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары игелекле эштә балаларны куәтләде. Бүген алар бергәләп зоопаркка бардылар.