“Шундый кешеләр тәртипне саклый да инде”. Фәрит Габделганиев III Республикакүләм татар телендәге «Безнең фикер» дебатлар лигасының финалистлары белән очрашты

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Дебатлар уйлашуларга һәм фикер алышуларга күчте. Лидер нинди булырга тиеш, кешенең экологик культурасы һәм санкциясез чүплекләр барлыкка килү проблемасы. Фикерләр һәм идеяләр белән бүген Казанда, “Сәләт” йортында эшлекле иртәнге аш вакытында уртаклаштылар. Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев III Республикакүләм татар телендәге «Безнең фикер» дебатлар лигасының финалистлары белән очрашты. Сораулар күп җыелган. Иң мөһимнәреннән берсе – туган табигатьне һәм туган телне саклау: бу төшенчәләрдә нинди уртаклык бар? Бүген барысын да “үз урынына урнаштырдылар”. “Мин еш әйтәм: татарстанлылар чисталыкта яшәргә күнеккән. Татар теле тәртип, табигать һәм пөхтәлек турында сүзләргә бай. Рус теле дә шулай. Тел – традицияләрне саклый торган һәм туган якка сакчыл мөнәсәбәт тәрбияли торган төп инструмент. Шуңа күрә “туган табигатьне саклау” һәм “туган телне саклау” төшенчәләре арасына мин “тигезлек” билгесе куям. Шулай ук исраф итүне дә бер генә дин дә хупламый”, - диде Министр.

Экология министрлыгы башлыгы ведомствоның эше турында, үткәрелә торган акцияләр һәм тормышка ашырыла торган программалар турында сөйләде. “Экологик культурага аерым игътибар бирелә. Табигатькә сакчыл мөнәсәбәт кече яшьтән тәрбияләнергә тиеш”, - дип ассызыклады Фәрит Габделганиев.

Активистларны Экология министрлыгының иҗтимагый инспекторлары штабы һәм “Мәктәп экопатруле” кушымтасы кызыксындырды. Бу яшь һәм инициативалы кешеләр хәтта министрга тиешсез урыннарга чүп ташлаучы гамьсез гражданнар белән көрәш буенча үз дружиналарын оештырырга тәкъдим иттеләр.

“Сәләт” Фондының башкаручы директоры Тимур Сөләйманов хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында табигать саклау темасы 2017 ел Форумында иң мөһимнәреннән берсе булачак. Исегезгә төшерәбез, узган ел Биләрдә “Сәләт” Форумы “Табигать экологиясеннән - күңел экологиясенә” девизы белән узган иде.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International