Суга лаборатор анализ, һава хәлен өйрәнү, экологларның профессионал приборлары. Әлмәтнең “Татарстан нефтенең 70-еллыгы” исемендәге 25нче мәктәбе укучылар үз белемнәрен шундый һәм башка мәгълүматлар белән тулыландырды. Балалар өчен белем бирү чарасын Татарстан Республиксы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре үткәрде. Экологлар балалар өчен Аналитик контрольдә тоту буенча махсуслаштырылган инспекция буенча экскурсия үткәрделәр, табигый һәм агынты суларның, туфракның, атмосфера һавасының һәм сәнәгать чыгармаларының пробаларын алу һәм анализлау турында сөйләделәр, анализның физик-химик алымнары белән таныштырдылар. “Безнең бурыч – туган якның табигый ресурсларын саклауның мөһимлеген балаларга күрсәтү. Шуны аңлау мөһим: табигатькә каршы кылынган бер генә җинаять тә эзсез югалмый, ә торгызуга еллар китә. Шуңа күрә әйләнә-тирә мохитне саклау планетаның һәр кешесенә бәйле икәнен балалар белергә тиеш. ”, - диде Көньяк-Көнчыгыш ТИ белгечләре.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте