Чистай районының 2нче гимназиясендә беренче чирек интеллектуаль ЭКОбәйрәм белән тәмамланды. Укучылар өчен танып белү чарасын педагоглар Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре белән бергә үткәрделәр. Экологлар балаларга республиканың табигый объектлары турында кызыклы мәгълүмат сөйләделәр, Кызыл китап белән таныштырдылар һәм уен үткәрделәр. Дәреснең гамәли өлеше кысаларында укучылар 6 командага бүленде, аларның һәркайсы үз экологик проектын тәкъдим итте. Балалар әйләнә-тирә мохитне саклауның Чистайда яшәүче һәркем игътибар итәргә тиешле төп мәсьәләләрен карандаш һәм буяулар белән плакатларда сурәтләде. Моннан тыш балалар аларны чишү юлларын да тәкъдим итте: даими рәвештә өмәләр, агачлар утырту буенча һәм калдыкларны аерым җыю буенча акцияләр үткәрергә. Идел-Кама идарәсе белгечләре укучыларның идеяләрен хуплады һәм макулатура җыю буенча чараларга стартны инде көзге каникулда бирергә, ә ЭКОакциянең йомгакларын уку елы ахырында ясарга мөмкин булачагы турында әйттеләр.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте