Экологлар таләпләре буенча, Чаллының «Лес-Сервис» предприятиесендә газ чистарту җайланмаларының сыйфатын яхшырту буенча эшләр башкарылды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары күрсәтмәләре буенча оешма газ-тузан тотып калучы җайланманың һәм ялганыш һәм узелларны герметиклаштыру сыйфатын яхшыртты. Әлеге җайланмаларның нәтиҗәсез эшләве пычраткыч матдәләрнең атмосфера һавасына ташлануына сәбәп булып торган. Һавадагы матдәләрне быелның сентябрендә экологлар теркәде. Моннан тыш, Кама буе идарәсе инспекторлары тикшерү барышында предприятиенең атмосфера һавасына зарарлы матдәләр ташлауга рөхсәте булмавын ачыклады. Әлеге фактлар “Атмосфера һавасын саклау турында” Федераль законның 30 ст. һәм “Газчистарту җайланмаларын эксплуатацияләү буенча гомуми таләпләр”не бозу булып тора. Закон бозучы адресына экологлар РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 8.21 маддәсенең 1 өлеше буенча (Атмосфера һавасына зарарлы матдәләрне махсус рөхсәт булмаган килеш чыгару) һәм РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 8.21 маддәсенең 3 өлеше буенча (Эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу яки газ чистарту һәм атмосфера һавасына аның пычрануына китерергә мөмкин булган зарарлы чыгармаларны контрольдә тоту өчен җайланма, җиһаз яки аппаратураны файдаланмау, яисә күрсәтелгән җайланма, җиһаз яки аппаратураны төзек булмаган хәлдә файдалану) административ беркетмә төзеделәр. Чыгармаларга рөхсәт булмау факты буенча барлык материаллар Яр Чаллы шәһәр судына тапшырылган иде, ул оешманың эшчәнлеген 30 тәүлеккә туктатып тору турында карар чыгарды. Закон бозуны ликвидацияләү максатында предприятиегә күрсәтмә бирелде. Экологлар таләпләре буенча, «Лес-Сервис» оешмасында газ-тузан тотып калучы җайланманың һәм ялганыш һәм узелларны герметиклаштыру сыйфатын яхшырту буенча эшләр башкарылды. Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары әлеге предприятиенең эшчәнлеген контрольдә тотуны дәвам итәләр.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте