Бүген Татарстанның Экология министрлыгында видеоконференция режимында кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре өчен Ачык ишекләр көне узды

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре өчен видеоконференция режимында Ачык ишекләр көне узды. Фикер алышуның төп темасы: хуҗалык яки бүтән төр эшчәнлек нәтиҗәсендә калдыклар барлыкка килү, аларны файдалану, зарарсызландыру һәм урнаштыру. Эшмәкәрләрне борчый торган сорауларга Экология министрлыгы белгечләре җавап бирде. Алар хисаплылыкны вакытында тапшыруның эшмәкәрләрдә нинди калдыклар һәм күпме күләмдә барлыкка килүен, бу калдыкларның төзелгән договорлар нигезендә нинди махсуслаштырылган оешмаларга тапшырылуын анык аңлау өчен кирәклеген билгеләп үттеләр. Шулай ук бу эш калдыкларны санкциясез урнаштыруны булдырмый калдыруга ярдәм итәчәк. Экологлар Министрлыкның хисаплар кабул итүне 8 территориаль идарә аркылы гамәлгә ашыруын, аларның хисаплылык кабул итүне генә түгел, ә кирәкле мәгълүматлар тутыру буенча методик ярдәмне дә тәэмин итүен искә төшерде.

Казанда, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында яшәүчеләр Үзәк территориаль идарәгә мөрәҗәгать итә ала, адресы: Казан ш., Павлюхин ур., 75. Тел. (843) 267-68-87.

Яр Чаллыда, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнарында яшәүчеләр Кама буе территориаль идарәсенә, адресы: Яр Чаллы ш., 40 лет Победы ур., 64. Тел. 8(8552) 59-36-39.

Түбән Камада, Зәй, Сарман районнарында яшәүчеләр Кама аръягы территориаль идарәсенә, адресы: Түбән Кама ш., Красный ключ р-ны, Набережная ур, 7. Тел. 8 (8555) 45-66-56.

Әлмәттә, Бөгелмә, Нурлат, Лениногорск, Чирмешән районнарында яшәүчеләр – Көньяк-Көнчыгыш ТИ, адресы: Әлмәт ш., Әминов ур., 9а. Тел. 8 (8553) 33-03-26.

Азнакай, Баулы, Мөслим, Ютазы районнарында яшәүчеләр – Ык буе ТИ, адресы: Азнакай ш., Шоссейная ур.,6. Тел. 8(85592)5-13-48 .

Чистай, Алексеевск, Әлки, Аксубай, Спас, Яңа Чишмә районнарында яшәүчеләр – Идел-Кама ТИ, адресы: Чистай ш., Фрунзе ур., 97-а. Тел. 8(84342) 5-35-19.

Буа, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнарында яшәүчеләр – Идел аръягы ТИ, адресы: Буа ш., Р.Люксембург ур., 159.  Тел. 8(84374) 3-11-02.

Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче районнарында яшәүчеләр – Төньяк ТИ, адресы: Арча ш.т.б., Интернациональная ур., 41. Тел. 8(84366) 3-21-61. 

Кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре өчен киләсе Ачык ишекләр көне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында (Павлюхин ур., 75 каб.301) 2017 елның 21 ноябрендә булачак.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International