Бүген ТР Министрлар Кабинетында Иделне савыктыру проекты турында сөйләштеләр. Россия Президенты Владимир Путин поручениесе нигезендә, РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы тарафыннан Россиянең 15 субъекты белән бергә “Идел елгасын саклау һәм аның пычрануын булдырмый калу” өстенлекле проекты паспорты формалаштырылды (кыскача атамасы “Иделне савыктыру”). Шул уңайдан республикада Иделне савыктыру буенча өстенлекле региональ проект эшләү һәм тормышка ашыру буенча ведомствоара эш төркеме оештырылган иде.
Россия Табигать министрлыгы Татарстан Республикасын региональ өстенлекле проект формалаштыру һәм тормышка ашыру буенча пилот регион итеп сайлады. Бу эшнең нәтиҗәсе, планлаштырылган чаралар тормышка ашырылган һәм финанслауга тиешле лимитлар бирелгән шартта, чистартылырга тиешле пычранган агынты суларның Идел бассейны су объектларына агызып чыгару 60%тан да ким булмаган күләмгә кимүе булырга тиеш.
Региональ проект тарафыннан “Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан тискәре йогынты объектларын, шул исәптән әйләнә-тирә мохиткә тупланган зыян объектларын ликвидацияләү” функциональ юнәлеше каралаган. Әлеге юнәлеш буенча Идел елгасы торышына йогынты ясый торган ике элеккеге экологик зыян объектын (МУП Водоканалның Куйбышев сусаклагычы зонасында урнашкан су астында калган мөлкәте һәм ләм басулары) ликвидацияләү күздә тотыла.
“Идел елгасының Татарстан Республикасындагы кече кушылдыкларын саклау” функциональ юнәлеше кысаларында федераль бюджеттан субвенцияләр хисабына ике чараны тормышка ашыру күздә тотыла:
- су объектларын саклау өлкәсендә законнарның үтәлешенә дәүләт күзәтчелеге максатларында, Казансу елгасының һәм аның кушылдыкларының су саклау зоналарының чикләрен билгеләү;
- елганың – Иделнең беренчел кушылдыгының гидрологик режимын нормалаштыру максатында, Арча шәһәре янында Казансу елгасының елга юлын җайга салу чаралары.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Д.А.Медведев поручениесе нигезендә, алда Идел елгасына тискәре йогынтыны киметү һәм су ресурсларының сыйфатын яхшырту буенча эшләр тора. Беренча чиратта, Идел бассейнында әйләнә-тирә мохиткә экологик мониторингны көчәйтергә, шулай ук ТКХ чистарту корылмалары төзү һәм модернизацияләү буенча эшне дәвам итәргә кирәк.
Соңгы елларда барлык кызыксынулы ведомстволар тарафыннан республиканың муниципаль районнары белән берлектә илнең төп елгасына –Иделгә антропоген йөкләнешне киметү буенча шактый эш башкарылды.
Хәзер Татарстанда:
- яр сызыклары билгеләнгән, Идел бассейнындагы иң эре су объектларының. 2016 елда ТР Экология министрлыгы тарафыннан Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының 1200 км гомуми озынлыкта яр сызыкларының урынын (су объектының чикләрен) төгәл билгеләү буенча ике этапта эшләр башкарылды. Агымдагы елда Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының 1163 км озынлыкта яр сызыкларын төзәтү буенча эшләрне тәмамлау планлаштырыла.
- дәүләт экологик күзәтчелеге кысаларында сәнәгать предприятиеләре чыгаруларын инвентаризацияләү үткәрелде. Казан шәһәре территориясендә 13 яңгыр канализациясе һәм дренаж насос станциясе чыгаруы урнашкан.
- су объектлары янына гомуми үтеп йөрүне тәэмин итү өчен, 500дән артык законсыз корылма сүтелде һәм су саклау өлкәсендә закон бозуларның 1700 факты бетерелде.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте