ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре калдыкларны энергия чималы итеп файдалану өлкәсендә специальләшә торган «CNIM» француз компаниясе вәкилләре белән очрашты.

Бүген “Казан Ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Энергоресурс нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” XVII Халыкара симпозиумы кысаларында “Энергонәтиҗәлелекне һәм энергия саклауны күтәрү механизмы буларак экологик сертификацияләү. Тәҗрибә һәм перспективалар” дигән түгәрәк өстәл узды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты белән берлектә мероприятиенең оештыручылары булды.


14
март, 2017 ел
сишәмбе

Эльбрус тавында – 5642 метр биеклектә Экология елы эмблемасын урнаштырдылар. Анда Кабардино-Балкариянең Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы хезмәткәрләре күтәрелде, шулай итеп республикада Экология елына старт бирделәр.

“Үз төбәгеңнең матурлыгын гәүдәләндереп калдырырга өлгер!” Татарстан фотосөючеләрен Рус географик җәмгыятенең “Иң матур ил” III конкурсында катнашырга чакыралар. Фотоконкурс Россиянең табигый һәм мәдәни мирасын саклау мәсьәләләренә игътибар җәлеп итүгә, шулай ук фотография сәнгате аша әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелгән. Конкурста, яшенә һәм яшәү урынына бәйсез рәвештә, теләгән һәркем катнаша ала.

Белем бирү учреждениеләренең  7дән 16 га кадәр яшьтәге укучылары “Барлыкка китергәндә, җимермә!” (“Созидая, не разрушай!”) дигән иҗади эшләр экологик конкурсында каташырга чакырыла. Конкурс мәктәп укучылары арасында табигый ресурсларга һәм әйләнә-тирә мохиткә аңлы сакчыл караш, ресурслар саклауны пропагандалауга юнәлтелгән актив гражданлык позициясе формалаштыру максатында уздырыла.


13
март, 2017 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе субъектлары арасында энергонәтиҗәлелек буенча рейтингта Татарстан икенче урын (Ханты-Мансийск округыннан соң) алды. Шундый нәтиҗәләрне бүген ТР Энергия саклагыч технологияләр үзәге директоры Евгений Мартынов ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитетының һәм Һәркем сатып ала алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча комиссиянең берләштерелгән утырышында атады.

2017 елның 29 мартында Россия Федерациясенең Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы “Россиядә калдыклар белән эш итү: гамәли мәсьәләләр” интернет-конференциясе үткәрәчәк. Мероприятие калдыклар белән эш итү тармагында дәүләт сәясәтенең нәтиҗәлелеген күтәрү максатында уздырыла. Конференциядә федераль

Галимнәр, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, кызыксынулы министрлыклар һәм ведомстволар хезмәткәрләре һәм, гомумән, экология һәм энергия саклау мәсьәләләренә битараф булмаганнар  “Энергоресурс нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” XVII Халыкара симпозиумы кысаларында “Энергонәтиҗәлелекне һәм энергия саклауны күтәрү механизмы буларак экологик сертификацияләү.


10
март, 2017 ел
җомга

Дөньядагы мөһим акция быел 25 мартта 20:30 сәгатьтән 21:30 кадәр үткәрелә. “Җир сәгате -2017” темасы кешенең табигатькә сакчыл мөнәсәбәте булачак. Кешеләрнең ничек итеп үзләре тирәсендәге бөтен нәрсәне – җир, һава, су һәм урманнарны үзгәртүләре һәм мондый йогынтының кешелекнең үзе өчен нинди нәтиҗәләре булуы турында сүз барачак.

Яр Чаллыда яшәүче һәр кеше хәзер балаларның табигать байлыкларын сакларга өндәвен күрә ала. Шәһәрнең “Яңа Шәһәр – ГЭС” трассасында “Экоклуб” яшьләр иҗтимагый хәрәкәте активистлары “Әйдәгез, шәһәребезне чиста һәм матур итик!” («Давайте сделаем наш город чистым и красивым!») дигән лозунг белән баннер куйдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International