ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 25 октябрендә Мәскәүдә “Геологоразведка” IV Халыкара геологик форумы булачак. Мероприятиедә Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы, Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык, Файдалы казылмалар запаслары буенча дәүләт комиссиясе вәкилләре, геологик разведкалау һәм сервис предприятиеләре җитәкчеләре, файдалы казылмалар чыгаручы компанияләрнең топ-менеджменты катнашачак.


9
август, 2017 ел
чәршәмбе

Яшь китап укучылар Татарстанның табигать дөньясын үзләре өчен бармак очлары белән ача. Россиядә Экология елы һәм Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында “Экологик гид” Брайль шрифты белән бастырылып чыгарылды. “Бу китап укучылар арасында популярлык яулады инде”, - диләр Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр махсус китапханәсендә.


8
август, 2017 ел
сишәмбе

“Россиянең кыргый табигате 2017” конкурсында катнашуга заявкалар кабул итү башланды, аның оештыручысы булып «Москоутаймс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тора. Мероприятие катнашучыларның иҗади күнекмәләрен үстерүгә һәм гражданнарда Россия географиясен өйрәнүгә карата кызыксыну формалаштыруга юнәлтелгән. Россиядә яшәүче 18 яше тулган кешеләр катнаша ала. Балигъ булмаган яшьтәгеләр өчен “Яшь талантлар” дигән аерым номинация оештырылган.


7
август, 2017 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы Россиянең ЭКА Яшел хәрәкәте белән берлектә “Аллы-гөлле тамчылар” балалар иҗади конкурсын башлап җибәрделәр, ул мәктәпкәчә балалар, укучылар, аларның ата-аналары һәм педагогик бергәлек арасында су саклау идеяләрен һәм су ресурсларына ихтирамлы мөнәсәбәтне популярлаштыруга юнәлтелгән. Конкурста 3 яшьтән 18гә кадәрге балалар катнаша ала. Катнашу өчен разноцветныекапли.рф рәсми сайтында теркәлергә, анкета тутырырга һәм шәхси кабинетка бер яки берничә номинация буенча эшне куярга кирәк:


4
август, 2017 ел
җомга

Алабуга муниципаль районында Морт авылындагы авария хәлендә булган гидротехник корылманы капиталь ремонтлау буенча эшләр һәм Колосовка торак пункты янында Танай елгасында чистарту һәм елга юлын турайту буенча эшләр барышы белән бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев танышты. Социаль әһәмиятле объектлар, газүткәргеч, электр бирү линияләре, автомобиль юллары – болар барысы да язгы ташу вакытында су астында калырга мөмкин.

Сулыкны чүп-чардан чистартырга һәм халыкның игътибарын экология мәсьәләләренә җәлеп итәргә. Шундый максат белән бүген Юдино бистәсендә Зөбәрҗәт күлдә табигать саклау акциясе узды. Мероприятиенең оештыручылары булып, Рус географик җәмгыятенең Татарстан региональ бүлекчәсе белән берлектә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы чыгыш ясады.


3
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Баулы районы Кызыл Яр авылында яшәүчеләр һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Ык елгасының яр буеннан санитар-экологик маршрут ясап уздылар. Территорияне корыган агачлардан, пластик һәм пыяла шешәләрдән һәм бүтән төрле калдыклардан чистарттылар. Җыелган чүпнең гомуми күләме 550 куб.м булды.

4 августта Юдино бистәсендә Зөбәрҗәт күлдә масштаблы акция узачак. 5000 кв метрга кадәрле мәйданда сулыкның ярларын, пляж зонасын һәм төбен чүп-чардан чистартачаклар. Чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Рус географик җәмгыятенең Татарстандагы региональ бүлекчәсе белән берлектә үткәрә.


2
август, 2017 ел
чәршәмбе

Гёте-Институт мәктәп укучылары арасында дүртенче тапкыр “Мәктәп экология хакына: уйларга, эзләнергә, гамәл кылырга!” дигән конкурс игълан итте, ул укучыларның игътибарын әйләнә-тирә мохит проблемаларына җәлеп итүгә юнәлтелгән. Катнашырга 7-11 сыйныфлар укучылары командалары, шулай ук немец теле укытучылары һәм предмет (биология, экология, география, химия, физика) укытучылары чакырыла. Педагоглар белән бергә укучыла


1
август, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә нәҗесләрнең яман исе турында шикаять керде. Шәһәр кешеләре кайнар телефон линиясенә шылтыраттылар һәм Түбән Каманың Төзелеш индустриясе базасы (БСИ) территориясендә “сулап булырлык түгел” дип хәбәр иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International