Татарстан Республикасы территориясендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә һавага чыккан газларның билгеләнгән нормативлары үтәлешен тикшереп тору һәм автотранспорт чараларының эшкәртелгән газларында пычраткыч матдәләрнең артуын ачыклау буенча «Чиста һава» операциясе дәвам итә.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә ябык типтагы Раифа махсус укыту-тәрбия учреждениесе базасында экологик акция узды. Анда, А.А. Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды белән берлектә, «Витязи» экология отряды һәм Раифа СУВУ юннатлар отряды катнашты.
Әгерҗе районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары Әгерҗе шәһәрендә рөхсәтсез чүплек таптылар. Калдыкларны урнаштыру мәйданы – 61 кв.м, чүплек күләме – 36 куб.м.
Аксубай районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе инспекторлары Аксубай шәһәр тибындагы бистәсендә законсыз чүплек таптылар.
Чаллы шәһәренең 2 нче «Алсу» балалар бакчасында Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары белән танышу очрашуы узды.
1 гыйнвардан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 3349 мөрәҗәгать кергән, аларның 2993е инде хәл ителгән.
Су ресурслары федераль агентлыгының «Россиянең су байлыклары (җәй) – 2025» Бөтенроссия фотоконкурсына эшләр кабул итү тәмамланырга нибары биш көн калды! Масштаблы проектның бер өлешенә әверелү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз, аның максаты — судан сакчыл файдалану мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү һәм илебезнең су объектларының матурлыгын һәм әһәмиятен чагылдыра торган фотографларга ярдәм итү.
Хөрмәтле балык тармагы хезмәткәрләре, ветераннары һәм балык тотарга яратучылар!
Татарстанның Идел аръягы зонасы районнарында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм районнарның башкарма комитетлары арасында төзелгән килешүләр кысаларында җирле бюджетларның экологик керемнәр исәбенә табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыру эше дәвам итә.
Чистай районы территориясен тикшерү кысаларында Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре Чистай шәһәре тирәсендәге православие зираты янында рөхсәтсез калдыклар туплау урынын таптылар.