ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген бөтен республикада Бөтендөнья Табигать саклау берлеге төзелгән көнгә һәм Укытучылар көненә багышланган экологик дәресләр узды. Укытучылар сыйфатында ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре, табигать саклау ведомстволары – ТР буенча Ростабигать күзәтчелеге, ТР буенча Роспотребнадзор, ТР буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге, Казан районара табигать саклау прокуратурасы вәкилләре, яшьләрнең “Чиста булыр” экологик хәрәкәте активистлары чыгыш ясады.

Соколка урманы, Красная Горка шәһәрлеге һәм Ошма елгасы. Өлкән яшьтәге мамадышлылар Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре оештырган ЭКОэкскурсия барышында шул яшел урыннарда булдылар.

7 октябрьдә Татарстанда “Мәктәп экопатруле” III республика конкурсына йомгак ясаячаклар. Быелгы катнашучылар арасында 1000нән артык балл җыючылар бар. Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Чирмешән, Спас һәм Ютазы районнары укучылары аеруча зур активлык күрсәтте.

Кара төтен, начар ис һәм булмаган махсус рөхсәт. Чаллылылар мөрәҗәгате буенча чыккан вакытта, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары һаваны саклау кагыйдәләрен үтәмәү очрагын ачыкладылар. Ис чыганагын шундук билгеләделәр. «Арт-Строй»  ҖЧҖендә битум җылыту белән шөгыльләнүләре ачыклана.

Экология елы кысаларында “Климат һәм җаваплылык -2017” икенче Бөтенроссия конкурсы игълан ителде, анда Россия субъектлары, муниципаль берәмлекләре һәм оешмалары катнаша ала. Ул климат үзгәрү проблемасына игътибар җәлеп итү, парник газлары чыгармаларын киметү өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау һәм тарату, корпоротив культураны һәм әлеге өлкәдәге казанышларны күрсәтү максаты белән үткәрелә.

Илнең табигый ресурслары, файдалы казылмалар һәм алар чыга торган урыннар турында белемнәр Татарстанда яшәүчеләргә 26 ноябрьдә кирәк булырга мөмкин. Бу көнне Россиянең барлык регионнарында һәм чит илләрдә өченче географик диктант узачак, аның оештыручысы булып Рус географик җәмгыяте тора.

Казан белем бирү учреждениеләренең 1-11 сыйныфлары укучылары “Табигать көзгесе - 2017" шәһәр балалар фотоконкурсында катнашырга чакырыла, аның оештыручылары булып Казан шәһәре башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм Шәһәр балалар экология-биология үзәге тора.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уза:


4
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстанда яшәүче берәү Алабуга районындагы Криуша елгасы акваториясеннән файдалануга договор төзи. Документ нигезендә ул ишкәкле көймәләр, гидроцикллар прокаты һәм кече үлчәмле суднолар тоту өчен урын оештырырга ниятли. Әмма рейд вакытында экологлар тегесен дә, монысын да күрмәде: причал, пирс, йөзмә понтоннар юк, акваториянең бүлеп бирелгән участогы калкавычлар белән билгеләмәгән.

Иртәгә Баулы районы Башкарма комитеты бинасында (Куйбышев ур., 20) тирә-якны саклау мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителер. Сорауларга Татар районарасы табигать саклау прокуроры Илсур Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары, табигать саклау буенча Татарстанның Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров җавап бирәчәкләр. Күзәтү органнары башлыкларына кабул итүгә теркәлер өчен 8 855 696 07 10 номерына шалтыратасы.

“Безнең океаннар үзгәрә торган климатта” («Наши океаны в меняющемся климате») халыкара балалар-үсмерләр конкурсында катнашуга заявкалар кабул ителә. 11дән 18гә кадәр яшьтәге балалар һәм яшьләр катнаша ала.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уза:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International