Атмофера һавасын пычраткан өчен, «Арт-Строй» ҖЧҖ эшчәнлеге 10 тәүлеккә туктатылып тора

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Кара төтен, начар ис һәм булмаган махсус рөхсәт. Чаллылылар мөрәҗәгате буенча чыккан вакытта, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары һаваны саклау кагыйдәләрен үтәмәү очрагын ачыкладылар. Ис чыганагын шундук билгеләделәр. «Арт-Строй»  ҖЧҖендә битум җылыту белән шөгыльләнүләре ачыклана. Экологлар алган пробалар һавада пычраткыч матдәләр, төгәлрәге, углерод окисе барлыгын күрсәтә. Махсус рөхсәт булмаган килеш, атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгарган өчен, юридик затка карата инспекторлар РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.21 ст. 1 өлеше буенча административ беркетмә төзеделәр. Эш материалларын Яр Чаллы шәһәр судына җибәрделәр. Суд карары белән «Арт-Строй»  ҖЧҖ эшчәнлеге 10 тәүлеккә туктатылды.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International