Экология елы кысаларында “Климат һәм җаваплылык -2017” икенче Бөтенроссия конкурсы игълан ителде, анда Россия субъектлары, муниципаль берәмлекләре һәм оешмалары катнаша ала. Ул климат үзгәрү проблемасына игътибар җәлеп итү, парник газлары чыгармаларын киметү өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау һәм тарату, корпоротив культураны һәм әлеге өлкәдәге казанышларны күрсәтү максаты белән үткәрелә.
Татарстанның Табигый тарихы музее барлык теләүчеләрне “Тыюлыклы Россия. Кроноцкий тыюлыгы” күргәзмәсенә килергә чакыра, ул Россиядә тыюлыклар системасына нигез салынуның 100-еллыгына һәм Экология елына багышланган. Килүчеләр Россия кыргый табигатенең күптөрлелеген һәм кабатланмаслыгын чагылдыра торган фотосурәтләр белән таныша ала.
Танып белүле, матур һәм экологик. Казан шәһәрендәге 3нче гимназиянең республикада беренче экологик сыйныфы укучылары табигать турында китап ясады. Эшләү өчен материал тукыма калдыклары булды. Икенче чималны дөрес итеп файдалану идеясе укучыларга ЭКОдәресләрнең берсендә килә, аларны балалар өчен даими рәвештә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре үткәрә.
Гёте-Институт мәктәп укучылары арасында дүртенче тапкыр “Мәктәп экология хакына: уйларга, эзләнергә, гамәл кылырга!” дигән конкурс игълан итте, ул укучыларның игътибарын әйләнә-тирә мохит проблемаларына җәлеп итүгә юнәлтелгән. Катнашырга 7-11 сыйныфлар укучылары командалары, шулай ук немец теле укытучылары һәм предмет (биология, экология, география, химия, физика) укытучылары чакырыла. Педагоглар белән бергә укучыла
Казан белем бирү учреждениеләренең 1-11 сыйныфлары укучылары “Табигать көзгесе - 2017" шәһәр балалар фотоконкурсында катнашырга чакырыла, аның оештыручылары булып Казан шәһәре башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм Шәһәр балалар экология-биология үзәге тора.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уза:
Бүген Казанда «КАИ-Олимп» спорт комплексында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышлар узды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының көндәше булып, җирәбә буенча Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Президент Аппараты командалары чыкты.
Экологик закон бозулар турында узган уку елында 7 меңнән артык мөрәҗәгать булды. Казанда бүген “Мәктәп экопатруле” III республика конкурсына йомгак ясадылар. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына республиканың иң актив укучылары җыелды, алар 2016-2017 уку елында иң күп санда санкциясез чүплекләрне ачыклаганнар. Экологик проектның өченче сезонында Казан, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләре, Чирмешән, Спас һәм Ютазы районнары укучылары аеруча активлык күрсәткән.
7 октябрьдә Татарстанда “Мәктәп экопатруле” III республика конкурсына йомгак ясаячаклар. Быелгы катнашучылар арасында 1000нән артык балл җыючылар бар. Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Чирмешән, Спас һәм Ютазы районнары укучылары аеруча зур активлык күрсәтте.
Кыргый карьерларны рекультивацияләү һәм кече су объектларының су саклау зоналары озынлыгы мәсьәләләрен бүген Баулы шәһәрендә гражданнарны кабул итү вакытында тикшерделәр. Шәһәр һәм район кешеләре белән очрашуны Татарстан табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары, Татарстанның әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров үткәрде.
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында республиканың әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә зур өлеш керткән кешеләрне котладылар. Рәхмәт сүзләре белән министр Фәрит Габделганиев мөрәҗәгать итте.