“Климат һәм җаваплылык -2017” икенче Бөтенроссия конкурсында катнашуга заявкалар кабул ителә

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Экология елы кысаларында “Климат һәм җаваплылык -2017” икенче Бөтенроссия конкурсы игълан ителде, анда Россия субъектлары, муниципаль берәмлекләре һәм оешмалары катнаша ала. Ул климат үзгәрү проблемасына игътибар җәлеп итү, парник газлары чыгармаларын киметү өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау һәм тарату, корпоротив культураны һәм әлеге өлкәдәге казанышларны күрсәтү максаты белән үткәрелә.

Конкурс үз эченә түбәндәге номинацияләрне ала:

- «Җитештерү сферасының бер елга 150 мең т. артык СО2-экв. чыгармалары ташлый торган оешмалары арасында парник газлары чыгармаларын киметү өлкәсендә иң яхшы оешма»,

- «Җитештерү булмаган сфера һәм кече эшмәкәрлек оешмалары (хезмәткәрләренең саны 100гә кадәр) арасында парник газлары чыгармаларын киметү өлкәсендә иң яхшы оешма»,

- «Парник газлары чыгармаларын киметү өлкәсендә Россия Федерациясенең иң яхшы субъекты»,

- «Парник газлары чыгармаларын киметү өлкәсендә иң яхшы муниципаль берәмлек».

Катнашу өчен 2017 елның 1нче декабренә кадәр конкурсны оештыручы - «Эталон» Ассоциациясе сайтында заявка бирергә кирәк (https://www.aetalon.ru/klimat-i-otvetstvennost).

Конкурсның йомгаклары декабрьдә Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча V Бөтенроссия съезды һәм «ЭКОТЕХ» II Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында ясалачак.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (495) 411-09-98.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International