Бүген бөтен республикада Бөтендөнья Табигать саклау берлеге төзелгән көнгә һәм Укытучылар көненә багышланган экологик дәресләр узды. Укытучылар сыйфатында ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре, табигать саклау ведомстволары – ТР буенча Ростабигать күзәтчелеге, ТР буенча Роспотребнадзор, ТР буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге, Казан районара табигать саклау прокуратурасы вәкилләре, яшьләрнең “Чиста булыр” экологик хәрәкәте активистлары чыгыш ясады. Алар мәктәп укучыларына Бөтендөнья Табигать саклау берлеге оешу турында, аның миссиясе һәм эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында, Кызыл китап булдыру идеясенең дә нәкъ менә шул оешманыкы икәнлеге турында сөйләделәр. Укучылар белән бергәләп республиканың табигый үзенчәлекләре, чүп эшкәртү ысуллары һәм алымнары, табигать саклау акцияләрендә һәм конкурсларда катнашуның әһәмияте турында сөйләштеләр.
П.А. Полушкин исемендәге 101нче мәктәп укучылары үзләрен эколог ролендә сынап карады. 5нче сыйныф укучылары өчен дәресне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эшләү бүлегенең әйдәп баручы белгече Юлия Шиһапова үткәрде. Укучылар күчмә экологик лаборатория эше белән таныштылар, үлчәү приборларының төзелешен өйрәнделәр, мәктәп территориясендә атмосфера һавасы пробалары алуда катнаштылар. «Безнең беренче чираттагы бурыч – балаларны табигать байлыкларына сакчыл мөнәсәбәттә булырга һәм аны тискәре йогынтылардан сакларга өйрәтү. Иртә яшьтән бирелгән экологик культура һәм табигатькә җаваплы мөнәсәбәт – экологик актив шәхес үсүнең нигезе. Табигатьне саклап тору эшенә һәр укучы үз өлешен кертә ала. Моның өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан “Мәктәп экопатруле”, “Эколидер” республика конкурсы, “Чиста караш” социаль экологик рекламасы кебек проектлар башлап җибәрелде”, - диде Экология министрлыгы белгече.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән табигать саклау чараларын даими үткәрә. Алар яшь буында табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә, экологик аң формалаштыруга һәм экологик культураны үстерүгә юнәлтелгән.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте